ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Зәй шәһәрендә электрон тавыш бирүне әби-бабайлар да җиңел үзләштергән

8 сентябрь 2019, 16:17

Зәй шәһәрендәге 6 сайлау участогында тавыш бирү электрон формада уза.

(Зәй, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Татарстанның Зәй шәһәрендәге 22 сайлау участогының 6сында тавыш бирүдә электрон сайлау комплекслары (КЭГ) файдаланыла. Шәһәрнең 3, 4, 5, 6 һәм 7нче мәктәпләрендә урнашкан сайлау участокларында сайлаучылар яңа технологияләр ярдәмендә тавыш бирә. "Барысы да бик гади, әлеге системаны хәтта әби-бабайлар да үзләштерде", - ди сайлау участогы вәкилләре.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

4нче мәктәптә ике сайлау участогы урнашкан. Аларның икесендә дә сайлаулар электрон юл белән бара. "Сайлаулауга иртән үк килдем, тавыш бирү катлаулы түгел, өйрәнеп беттек инде, сораулар булса, комиссия әгьзалары аңлата", - ди Зәйдә яшәүче Анна Иванова.

Электрон сайлау комплекслары аша бирелгән тавыш нәтиҗәләре электрон чыганакларга күчерелеп (диск, флешка), Территориаль сайлау комиссияләренә юлланачак. Анда алар “Выборы” дәүләт автоматлаштырылган исәпләү системасына кертеләчәк.

Тавыш бирүчеләр иң элек участок комиссиясенә паспорт тәкъдим итә, мәгълүматлар язылып алынгач, аңа штрих-код бирелә. Әлеге штрих-код белән тавыш биргәнче сайлаучы башта электрон тавыш бирү комплексының тренажер копиясендә күнекмә ясап карый.

Барысы да бик гади, әлеге системаны хәтта әби-бабайлар да үзләштергән. "Мондый төр сайлауның үз өстенлекләре бар. "Акыллы аппарат" күпме кеше тавыш бирелгәнлеген үзе исәпләп чыгара һәм кәгазь бюллетеньнар белән эшләү мәшәкатеннән коткара", - диде 1437нче сайлау участогының комиссия рәисе урынбасары Павел Конюхов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10