ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәй районы авылларында сайлаулар бәйрәм рухында үтә

8 сентябрь 2019, 16:11

"Сайлаучыларның яхшы кәеф белән килүләре сөендерә. Бигрәк тә өлкән буын активлык күрсәтә", – ди комиссия рәисе.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Зәй районы авыллары сайлауларны бәйрәм рухында үткәрә.

Урта Баграж мәдәният йортында урнашкан сайлау участогы бәйрәм рухында сайлаучыларны каршылый. Авыл халкы, сайлауларга килгәч, дәртле керәшен җырларына кушылып җырлап ала.

"Сайлаучыларның яхшы кәеф белән килүләре сөендерә. Бигрәк тә өлкән буын активлык күрсәтә", – ди комиссия рәисе Зинаида Утяганова.

Әлеге сайлау участогында 113 сайлаучы теркәлгән. Шулардан 6сы – яшь сайлаучы, беренче мәртәбә тавыш бирә.

Участокка иң беренче булып хезмәт ветераны, озак еллар авыл Советында хезмәт куйган Елена Кузьмина тавыш бирергә килгән. "Киләчәгебезнең, бүгенге кебек үк, имин булуын телибез. Илебез тыныч булсын, шуның өчен тавыш бирдем", – ди Елена Степановна.

Авылның иң өлкән кешеләре – Наталья Кириллова һәм ир-атлардан Михаил Шигаев сайлауларда һәрвакыт катнашып киләләр. Алар бүген дә әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаганнар. Ә беренче мәртәбә сайлаучыларның күбесе – студентлар, алар бу көнне башка шәһәрләрдән гражданлык бурычын үтәү өчен махсус кайтканнар.

Районның Сармашбаш мәдәният йортында урнашкан 1488нче сайлау участогында да Сармашбаш, Кәдек, Федоровка авыллары халкы күтәренке кәеф белән сайлауларга килә. Моннан биш-алты ел элек программа буенча сафка баскан мәдәният йорты, аның биләмәсе кунакларны тагын да купшыланып каршы алды. Алар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары да әзерләде.

Көндезге сәгать 12 гә сармашбашлыларның 51,2 проценты сайлады, дип хәбәр иттеләр сайлау участогыннан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10