ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Саба районында 102 яшьлек Хәкимә апа Закирова сайлауга чакыруларына рәхмәт әйтте

8 сентябрь 2019, 16:06 , Фото: saby-rt.ru

Саба районында 102 яшьлек Хәкимә апа Закирова сайлауга чакыруларына рәхмәт әйтте Хәкимә апа бүгенге көндә кызы белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яши.

(Байлар Сабасы, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Татарстанның Саба районындагы иң өлкән кеше - Оет авылында яшәүче Хәкимә Закирова бүген ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Аның янына өенә 2465нче сайлау участогы комиссиясе әгъзалары килде.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Хәкимә әбигә быелның 16 гыйнварында 102 яшь тулды. Бүгенге көндә ул кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яши. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Үз тавышын биргәндә дә: "Мине зурлап килгәнегезгә рәхмәт яусын, шулай ук җитәкчеләребезгә дә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә, илләребез тыныч булсын, сугышлар чыга күрмәсен, лаеклы кешеләр сайлансын", - дип теләп калды ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10