ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан» фонды 50 сайлау участогында экзитпол үткәрә

8 сентябрь 2019, 16:20 , Фото: Абдул Фархан

«Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан» фонды 50 сайлау участогында экзитпол үткәрә
 Сораштыру нәтиҗәләре бүген кичке сәгать сигездән соң билгеле булачак.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында «Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан» фонды хезмәткәрләре тавыш бирү вакыты дәвамында 50 участокта сайлаучыларны сораштыра. 

Мондый формат беренче тапкыр көнбатыш илләрдә кулланылган һәм Россиядә еш кына инглиз телендәге транскрипциядә «экзитпол» буларак билгеле.

Өч миллионга якын сайлаучының тавыш бирү нәтиҗәләре дүшәмбе иртәсенә генә эшкәртеләчәк. Тагын да оперативрак фараз формалаштыру өчен, тавыш бирү участокларыннан чыкканда сайлаучылар арасында сораштыру үткәрелә.

«Әлегә беренчел саннар юк, кешеләр сайлау участогына актив килә. Алар бәйрәмгә килгән кебек киләләр, шатлык белән, йөзләре бәхеттән балкый», — дип сөйләде «Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан» фондының интервьюеры Зоя Миңнуллина.

Ул сайлауларның тәртип бозуларсыз узуын һәм кешеләрнең кайсы кандидат өчен тавыш бирүләре турында бик теләп җавап кайтаруларын өстәде.

Сораштыру нәтиҗәләрен республиканың барлык участокларына да экстраполяцияләп булсын өчен, участокларның саны һәм географиясе релевант рәвештә сайлап алынган.

Закон нигезендә, 20.00 сәгатьтә сайлау участоклары ябылганнан соң гына нәтиҗәләрне игълан итү мөмкин. Бу әлеге мәгълүматларның тавыш бирүчеләр фикеренә йогынтысын булдырмас өчен шул вакытта гына игълан ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10