ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Парламентта тормыш күргән депутатлар да, яшьләр дә кирәк

8 сентябрь 2019, 16:14 , Фото: Салават Камалетдинов

Фәрит Мөхәммәтшин: Парламентта тормыш күргән депутатлар да, яшьләр дә кирәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе исемлектә кандидатларның 45 проценттан артыгы яңа кешеләр булуын искәртте.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында парламентның яңа составын ничек күз алдына китерүе турында сөйләде.

“Парламентта тормыш күргән депутатлар да кирәк. Бөтенләй яңартып булмый бит инде аны. Яшьләр дә, яңа кешеләр дә кирәк”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, халыкта гадәттәгечә ниндидер үзгәрешкә, яңарышка омтылыш бар. “Аларның яңа депутатлар күрәсе килә, шуңа күрә исемлектә 45 проценттан артык яңа кешеләр сайлауда катнаша. Бер мандатлы округларда 60 процент чамасы яңа кандидатлар теркәлде. Яшьләрнең саны арта”, - диде ул.

Мөхәммәтшин беренче тапкыр тавыш бирүче 49 мең кеше сайлауда катнашканын да искәртте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10