ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сайлауга гаиләсе белән килде

8 сентябрь 2019, 15:44 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сайлауга гаиләсе белән килде "Бу – һәркем өчен дә мөһим вакыйга. Безнең һәм балаларыбызның киләчәге бүгенге сайлаудан тора бит", – диде район башлыгы.

(Кукмара, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Татарстанның Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сайлауга гаиләсе белән килде.

"Бу – һәркем өчен дә мөһим вакыйга. Безнең һәм балаларыбызның киләчәге бүгенге сайлаудан тора бит", – диде ул.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Кукмараның “Йолдызлык” балалар бакчасында урнашкан1281нче номерлы сайлау участогында иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрә. Кукмаралыларның кәефе күтәренке: алар таныш-белешләре белән аралаша, фотога төшә, ә беренче тапкыр сайлауларда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

"Безнең участокның ишекләре иртәнге сәгать җидедә ачылды. Сайлаучылар бик күп килә, Кукмара халкының әлеге эшкә җаваплы каравы сизелә. Тавыш бирү бик тыныч, оешкан төстә уза", – диде 1281нче сайлау участогы рәисе Зөһрә Зиннәтуллина.

Бирегә тавыш бирергә үзенең тормыш иптәше Виктория һәм кызлары белән район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10