ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Язучы Дамир Гарифуллин сайлау участогында үз китабын бүләк итте

8 сентябрь 2019, 15:46

"Сайлаулар безнең тормыш яхшырсын өчен кирәк", - ди язучы.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Шагыйрь һәм язучы, Россия гуманитар академиясе мактаулы академигы Дамир Гарифуллин бүген Сарманда үзенең 2531 сайлау участогын беренчеләрдән булып килде, дип хәбәр итә ТР Бердәм мәгълүмат үзәге.

Дамир Гарифуллин сайлауга килүчеләргә үз китапларын бүләк иткән. Үзен исә, участокка беренче булып килгәне өчен, истәлеккә сувенир бүләк иткәннәр.

"Сайлауларда һәрвакыт катнашам. Сайлаулар безнең тормыш яхшырсын өчен кирәк. Татар һәм рус телләрендә бюллетеннәр дә бик уңайлы", - дигән Гарифуллин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10