ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова Чаллыда тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 15:26 , Фото: shahrichalli.ru

Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова Чаллыда тавыш бирде Чаллының күренекле кешеләре алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты.

(Чаллы, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Бүген Татарстанның алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау өчен, Чаллының танылган шәхесләре – Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм WorldSkills эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты җиңүчесе Айдар Минеев тавыш бирү участогына килде.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова Чаллыда "Эврика" мәдәният үзәгендә тавыш бирде.

WorldSkills Kazan-2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты җиңүчесе Айдар Минеев та Татарстанның киләчәген билгеләгән вакыйгадан читтә калмады. Ул Советлар Союзы Герое И.Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбендә урнашкан сайлау участогында гражданлык бурычын үтәде. "Мин үз гражданлык бурычымны үтәдем. Сайлаулар минем өчен зур җаваплылык. Мин үз киләчәгемне сайлыйм", – диде Айдар Минеев.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10