ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Бөгелмә кызы Диләрә Гыйззәтуллина туган көнен сайлау участогында бәйрәм итте

8 сентябрь 2019, 15:12 , Фото: bugulma-tat.ru

Бөгелмә кызы Диләрә Гыйззәтуллина туган көнен сайлау участогында бәйрәм итте Диләрә Икътисад һәм хокук институтының юридик факультетында 3нче курста укый, аның туган көне сайлауга туры килгән.

(Бөгелмә, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Диләрә Гыйззәтуллина туган көнен сайлау участогында бәйрәм итте. 8 сентябрьдә аның туган көне.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Бөгелмәдәге 1129нчы сайлау участогында 1 517 сайлаучы теркәлгән. Көн дәвамында бина алдында күңелле музыка уйный, кояшлы көн күңелләрне дәртләндерә. Халык бик актив төстә сайлауга агыла. Фойеда ук “Безнең ишегалды” проекты кысаларында, анкета тутыру оештырылган.

Төрле партияләрдән тавыш бирүне күзәтүчеләр килгән, полиция хезмәткәре эшли. Эчтәрәк медицина хезмәткәрләре теләүчеләргә грипптан прививка да ясый, моның өчен ярдәмгә медицина училищесыннан волонтёрлар җәлеп ителгән.

Участокка иртән иң беренче тавыш бирүчегә истәлеккә блокнот һәм ручка тапшырганнар. Ә 75 яшьтән дә өлкәнрәк сайлаучыларга татлы бүләк әзерләгәннәр. Ләкин бүген монда иң кадерле сайлаучы – Диләрә Гыйззәтуллина. Ул Икътисад һәм хокук институтының юридик факультетында 3нче курста укый. Аның туган көне сайлауга туры килгән. Участок хезмәткәрләре аңа торт һәм блокнот бүләк итте.

“Бүген беренче тапкыр сайлау участогына килеп, тавыш бирдем. Моның өчен алдан ук әзерләндем. Мин бик шат. Беренче тапкыр эшләнгән эш гомергә хәтердә кала бит ул. Иртүк иң беренче булып әбием котлады. Үз илемнең киләчәге өчен тавыш биргәнемә бик горурланам. Россия гражданины буларак, үзаңлы, зур тормышка адым ясадым. Тавышымны халык мәнфәгатьләрен кайгырта алырдай кандидатка бирдем. Ялгышмаганмындыр, дип уйлыйм. Зур түземсезлек белән сайлау нәтиҗәләрен көтәм”, – дип сөйләде Диләрә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10