ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Түбән Кама халкы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясата

8 сентябрь 2019, 14:40 , Фото: nkamsk-rt.ru

Түбән Кама халкы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясата ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнне Түбән Каманың тавыш бирү участокларында бушлай медицина хезмәтләре тәкъдим ителә.

(Түбән Кама, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә сайлау участокларында халык өчен бушлай медицина хезмәтләре тәкъдим ителде. Кан басымын үлчәтү, гриппка каршы вакцина ясату оештырылган иде.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә 2252нче һәм 2253нче сайлау комиссияләре урнашкан. Биредә бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек хөкем сөрә. Комиссия рәисләре, халыкны кабул итүче сәркатип кызлар, хокук сакчылары, читтән килгән күзәтүчеләр – барысы да үз урыннарында. 2252нче участок сайлау комиссиясе рәисе Марат Бигашев халыкның килүеннән канәгать. “Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга күпчелек шәһәрдәшләр җаваплы карый. Иртәдән үк үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә ашыга башладылар”, – ди ул.

Шакиров Рәйхан исемле сайлаучы хатыны белән парлап килгән: “Без сайлауларга һәрвакыт теләп барабыз. Анда бөтен гаиләбез белән катнашабыз. Чөнки республикабызның, шәһәребезнең алга таба үсеше, нәкъ менә бүген кемне сайлавыбызга бәйле. Мин бүген дә җәмәгатем белән килдем. Кемнәрне сайлау буенча, өйдә бераз киңәшләшеп тә алдык. Монысы да табигый. Үзебезгә кулай депутатка ышаныч белдерәсебез килә”, – диде ул.

Сайлауга килгән пенсионер Гөлнур Габитованың да теләге изгедән: “Соңгы елларда шәһәребез күзгә күренеп матурлана. Юллар яңартыла, ишегаллары яхшыра, төрле социаль объектлар ачыла. Менә безнең Бакый Урманче урамы ничек матур, заманча итеп төзекләндерелә. Яшәве күңелле.  Шәһәребез тагын да матур булсын, яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылсын! Сайлауларда битараф булмыйк. Киләчәккә өмет белән яшик!” – диде.

Көн матур булгач, мәктәпләрнең ишегалларына өстәлләр, урындыклар куйганнар: сайлап чыккач, кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин. Биредә кан басымын үлчәтү, гриппка каршы вакцина ясату да  оештырылган иде. 1нче сырхауханәнең шәфкать туташы Флера Сәлахова теләгән кешеләрнең кан басымын үлчи. Арырак уңайлы бүлмәдә, гриппка каршы бушлай вакцина ясау оештырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10