ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Чаллы мэры халык сайлауларда актив катнашыр дип өметләнүен белдерде

8 сентябрь 2019, 14:08 , Фото: shahrichalli.ru

Чаллы мэры халык сайлауларда актив катнашыр дип өметләнүен белдерде "Бүген кәеф тә, һава торышы да яхшы, сайлау участогына килмәскә бернинди сәбәп юк", - диде Наил Мәһдиев.

(Чаллы, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Татарстанның Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген сәгать 11дә 23нче санлы мәктәптәге сайлау участогына ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга килде. "Чаллыда халык сайлауларда актив катнашыр дип өметләнәбез", – диде ул.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

"Бүген кәеф тә, һава торышы да яхшы, сайлау участогына килмәскә бернинди сәбәп юк. Барлык партияләр дә тиешле эш башкардылар, үз программаларын тәкъдим иттеләр. Татарстан һәм Чаллы югары дәрәҗәдә эшлиләр, безнең тәкъдим итәрлек проектлар бар. Юлларны, яңа мәктәпләрне, балалар бакчаларын, иҗтимагый киңлекләрне, паркларны карагыз, яңа заводлар барлыкка килде", - дип сөйләде шәһәр мэры.

Аның сүзләренчә, хәзер "Безнең ишегалды" программасы буенча халык тәкъдимнәре җыела, Чаллыда меңнән артык йорт, 600 ишегалды исәпләнә, аларны төзекләндерергә кирәк. Минемчә, бу – һәр гражданинның килү һәм үз тавышын бирү бурычы. Чаллыда сайлауларга актив килерләр дип өметләнәбез", – диде ул.

Көндезге унга автокалада 14,32 процент сайлаучы тавыш биреп өлгергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10