ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

«Россия коммунистлары» кандидаты: Быел сайлауда югары хәбәрдарлык күзәтелә

8 сентябрь 2019, 14:21 , Фото: Салават Камалетдинов

«Россия коммунистлары» кандидаты: Быел сайлауда югары хәбәрдарлык күзәтелә «Республика парламентына сайлау кампаниясе мәгълүмати ачыклык югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора», - дип белдерде Василий Новиков.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Дәүләт Советына сайлау кампаниясе моңарчы күрелмәгән хәбәрдарлык шартларында уза. Бу хакта «Россия коммунистлары»  партиясеннән кандидат, КПКРның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Василий Новиков бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясе вакытында әйтте.

«Күзәтүчеләрдән башлап Үзәк Башкарма комитетына кадәр  җаваплылык бик югары. Без, сәяси партия буларак, оешмага мондый карашны хуплыйбыз, әлбәттә. Быел безнең өчен мәгълүмат алу мөмкинлеге һәм хәбәрдарлык моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә булды», - диде Новиков.

Ул, сайлауларга «Россия коммунистлары» коммунистлар партиясеннән якынча 1800 күзәтүче мобилизацияләнде, дип өстәде. Аларның яртысыннан артыгы Казанда сайлау участокларында эшли. Новиков шулай ук 10.00 сәгатькә килү буенча яңа мәгълүматларга аңлатма бирде. Ул 14 проценттан артып киткән.

«Килүчеләр саны чыннан да югары. Бу гаҗәпләндерми, ә сөендерә. Кешеләрнең тавыш бирергә баруы бик күңелле», - диде «Россия коммунистлары» партиясе вәкиле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10