ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фомин сайлауда закон бозу турында мәгълүматны төгәл итеп бирергә чакырды

8 сентябрь 2019, 14:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Фомин сайлауда закон бозу турында мәгълүматны төгәл итеп бирергә чакырды Участокта закон бозу турында килә торган хәбәрләрнең күпчелеге – аноним һәм алар белән эшләү файдасыз, дип саный Анатолий Фомин.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча кайнар элемтәләр эшли. Колл-үзәк белгечләре тавыш бирү алымнары һәм урыны турында гражданнардан сораулар кабул итә. Сайлау участокларында закон бозулар турындагы хәбәрләрнең күпчелеге – аноним. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин матбугат конференциясендә «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына шулай дип җавап бирде.

«Без аноним шалтыратулар белән теге яки бу мәсьәләне хәл итү файдасыз икәнлегенә инандык. Әгәр закон бозу очрагына тап булгансыз икән, участокның номерын, сайлау комиссиясе рәисенең исем-фамилиясен хәбәр итегез. Ул чагында без теләсә кайсы сорауны җентекләп карарга әзер. Мондый шалтыратулар элек тә булды, бар һәм алга таба да булачак. Бу барлык илләрдә дә киң таралган күренеш», - диде ул.

  • Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.
  • Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10