ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мәмсә авылында яшәүче 102 яшьлек Гарифә апа Касыймова депутатлар сайлады

8 сентябрь 2019, 13:51 , Фото: arskmedia.ru

Мәмсә авылында яшәүче 102 яшьлек Гарифә апа Касыймова депутатлар сайлады Арча районында гомер итүче тыл ветераны сайлауларда катнашуны үзенең бурычы дип саный.

(Арча, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Татарстанның Арча районы Мәмсә авылыннан 102 яшьлек Гарифә апа Касыймова сайлауларда катнашуны үзенең бурычы дип саный.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

"Элек сайлаулар бик матур үтә иде. Җырлар, биюләр белән чын бәйрәмгә әйләнә иде. Хәзер менә өйгә килеп сайлаталар. Мин ялгызым яшим. Бераз авырып торам әле. Шуңа да бүген туганнарыма килдем. Ярый алар бар, бик рәхмәтле мин аларга. Минем башка беркемем дә юк. Үземнең балаларым булмады", – диде Гарифә апа.

"Ирем сугышның беренче көненнән үк китеп, исән-сау әйләнеп  кайтты. Аның мәрхүм булуына шактый гомер инде. Минем теләгем – шушы туганнарым исән-сау булсыннар. Сугыш афәтләре күрергә язмасын", – дип теләкләрен җиткерде тыл ветераны.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10