ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Чирмешән районы игенчеләре сайлау көнне булачак депутатларга теләкләрен җиткерде

8 сентябрь 2019, 13:44 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районы игенчеләре сайлау көнне булачак депутатларга теләкләрен җиткерде Иртән сайлауга барып кайткач, игенчеләр янәдән иген кырына китте: комбайннарга 3-4 көнлек эш калган.

(Чирмешән, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Татарстанның Чирмешән районы игенчеләре сайлауларда катнашып, булачак депутатларга теләкләрен җиткерде. "Быел эшләргә дә кызык, уңыш яхшы, басулар чиста, һава торышы да көйләнде, – ди комбайнчы Илһам Мортазин. – Менә, тавышымны бирәм, сайлыйм да, янә кырга китәм. Ә сайланасы депутатларга теләгем бер – яхшы законнар кабул итсеннәр, авыл хуҗалыгына күбрәк булышсыннар, яшьләрне кайгыртсыннар".

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Районның “БИО АГРО“ җәмгыяте комбайнчылары уракта лидерлар, сайлауларда да активлар. “БИО АГРО“ – районда иң зур хуҗалык, бертеклеләр генә дә 10 600 гектарда игелә. Комбайннарга 3-4 көнлек эш калган.

Рәмис Хәсәенов комбайнда беренче сезон гына эшләвенә карамастан, ул  алдынгылар сафында. "Кичә 15 бункер бодай суктырдым, эш көйле бара, – ди яшь механизатор. – Айныкын-айга хезмәт хакы алабыз".

"Бездә эшләүчеләр – төрле авыллардан. Күбесе иртән үк сайлау участокларына барып гражданлык бурычларын үтәп кайттылар", –  диде хуҗалык идарәчесе Руслан Хәлиуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10