ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Балтач районының кайбер авылларында тавыш бирүчеләр 90 процентка җиткән

8 сентябрь 2019, 13:30 , Фото: baltaci.ru

Балтач районының кайбер авылларында тавыш бирүчеләр 90 процентка җиткән Балтач районында яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнаша.

(Балтач, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Татарстанның Балтач районында бүген көн урталарына сайлаучыларның 40 проценты тавыш бирде. Алан, Шубан участокларында сайлауга килүчеләр инде 90 проценттан артык.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.
8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193083/

8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193083/

Балтач районында урнашкан сайлау участокларында тавыш бирүләр бик актив рәвештә бара. Участокка килүчеләр агымсуны хәтерләтә, сайлауга килүчеләр комиссия вәкилләренә мөрәҗәгать итә, тавыш бирәләр, теләгән кеше концерт карый. Чират юк, бар да үз тәртибендә бара.

Мобиль механизм ярдәмендә тавыш бирү участокларында да эшләр җайлы оештырылган, керә-керешкә үк волонтерлар механизм белән ничек эш итәргә кирәклегенә төшендерә.

Алсинә Нуриева – Балтач бистәсе кызы. 16 август көнне аңа 18 яшь тулды. Һәм менә ул беренче мәртәбә мөһим сәяси вакыйгада катнаша. "Шушындый зур чарада катнаша һәм тәүге мәртәбә үз тавышымны бирә алуыма шатмын. Минем дә тавышым Татарстаныбызны үстерүгә ярдәм итәр дип ышанып калам", - диде ул. Алсинә гимназияне тәмамлап, быел Казан ветеринария академиясенә укырга кергән.

Бүген районда урамнар гөрләп тора, музыка, җыр-моң агыла. Көне аяз, матур. Үзе бер бәйрәм кебек. Күзәтүчеләр дә тавыш бирү процессларыннан канәгать, тавыш бирүләр чиста бара, диләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10