ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Бүген сайлау участокларында ТР Иҗтимагый палатасыннан 3 меңләп күзәтүче эшли

8 сентябрь 2019, 13:40 , Фото: Рамиль Гали

Бүген сайлау участокларында ТР Иҗтимагый палатасыннан 3 меңләп күзәтүче эшли Анатолий Фомин беренче тапкыр күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылуын да әйтте.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Иҗтимагый палатасыннан 3 меңгә якын күзәтүче бүген республикада уза торган сайлауларда эшли. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Күзәтүчеләр теге яисә бу сәяси партиягә кагылышы булмаган иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән.

“Бу принципиаль рәвештә мөһим. Тәҗрибә моның акланган адым булуын күрсәтә”, - ди Анатолий Фомин һәм беренче тапкыр күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылуын әйтте.

Әлеге штабны оештыруда сайлау процессы белән кызыксынган һәр кеше катнаша алган. Алар арасында сәясәт белгечләре дә, социологлар да, сәяси партия вәкилләре дә, башка төрле катлам һәм оешма вәкилләре дә бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10