ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Сәгать уникегә Татарстанда сайлаучыларның 29,55 проценты тавыш биргән

8 сентябрь 2019, 13:26 , Фото: Михаил Захаров

Сәгать уникегә Татарстанда сайлаучыларның 29,55 проценты тавыш биргән Сайлауда катнашучылар саны буенча беренче урында Кайбыч районы бара.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген көндезге уникегә мәгълүматлар буенча, Татарстанда 29,55 процент сайлаучы тавыш биргән. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексындагы бердәм мәгълүмати үзәктә билгеле булды.

Тавыш бирүчеләр саны буенча, беренче урында Кайбыч районы бара. Анда 75,11 процент сайлаучы сайлау  участокларында булырга өлгергән инде.

Апаста тавыш бирүчеләр 71,74 процент, Әтнәдә 67,55 процент кеше тавыш биргән.

Алабугада 23,69 процент, Яшел Үзәндә 20 процент, Кама Тамагында 50 процент, Лениногорскида 49 процент, Минзәләдә 60 процент кеше тавыш бирергә өлгергән. 

  • Бүген Татарстанда Дәүләт Советына һәм Җирле үзидарә советларына депутатлар сайлана. Республиканың иң югары закон чыгару органына 100 депутат, ә Җирле үзидарә органнарына 198 депутат сайланачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10