ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дамир Фәттахов Татарстанның Яшьләр парламентын социаль лифт дип атады

8 сентябрь 2019, 13:33 , Фото: Салават Камалетдинов

Дамир Фәттахов Татарстанның Яшьләр парламентын социаль лифт дип атады Татарстанлыларга Яшьләр парламенты депутаты статусы гражданнарның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты яшь татарстанлылар өчен социаль лифт булачак. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов матбугат конференциясе вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Яшьләр парламенты – үзенә күрә социаль лифт ул. Мин үзем дә 2005 елда Иҗтимагый яшьләр палатасын үттем. Беренче чакырылышта әгъза булдым. Бу минем эшчәнлегем һәм карьера үсеше өчен билгеле бер старт булды», - диде министр.

Аның сүзләренчә, Татарстан Хөкүмәтендә әлеге яшьләргә игътибар итәчәкләр, парламентарийлар исә башкарма хакимият органнарында үзләрен күрсәтә алачак.

  • Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.
  • Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10