ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Актаныш районы хакимият башлыгы иң беренчеләрдән булып тавыш бирде

8 сентябрь 2019, 13:17 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актаныш районы хакимият башлыгы иң беренчеләрдән булып тавыш бирде "Сайлаулар тыныч, ыгы-зыгысыз үтәр дигән өметтә калам", – диде Энгель Фәттахов.

(Актаныш, 8 сентябрь, "Татар-информ", Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге). Татарстанның Актаныш районында бүген хакимият башлыгы Энгель Фәттахов, гадәттәгечә, иң беренче сайлаучылар сафында иде. Ул тормыш иптәше Сәрия ханым белән иртәнге 7 сәгать 20 минутта Актаныш үзәгендә урнашкан технология техникумына – 621нче сайлау участогына килде.

Район хакиме сайлауга иң беренче булып килүчеләр дулкынында бюллетеньнәр алып, бүгенге сәяси вакыйгага үз фикерен белдерде.

"Иң мөһиме, илдә, республикада тынычлык булсын. ТР Дәүләт Советына сайланучы депутатлар халык мөрәҗәгатьләренә битараф калмасыннар иде. Бүгенге көндә Татарстанда 40 социаль программа уңышлы эшләп килә. Актаныш районы да алардан файдалана. Киләчәктә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, бердәм булып яшәргә язсын. Бүгенге сайлауларда халык үз позициясен, депутатларга карата үз карашын күрсәтә. Сайлаулар тыныч, ыгы-зыгысыз үтәр дигән өметтә калам", – диде Энгель Нәвап улы.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Актаныш районында барлыгы 46 сайлау участогы эшли. Шуларның җидесе үзәктә урнашкан. Актанышның үзендә 7000нән артык, районда 22 382 сайлаучы исәпләнә. Актаныш районы буенча дүрт сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган. Алар Актаныш, Яңа Әлем һәм Пучы җирлекләрендә.
     

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10