ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

«Үсеш партиясе» исемлеге лидеры сайлау югары дәрәҗәдә уза дип саный

8 сентябрь 2019, 13:14 , Фото: Салават Камалетдинов

«Үсеш партиясе» исемлеге лидеры сайлау югары дәрәҗәдә уза дип саный Олег Коробченко үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы Шәһәр Советы депутаты, «Үсеш партиясе» («Партия РОСТА») исемлеге лидеры Олег Коробченко алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирде.

Ул үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде. «Бүген участокка килеп, үз тавышыңны бирү өчен искиткеч матур көн. Чаллыда яшәүче һәркем үз вакытының берничә минутын гына булса да сарыф итәргә һәм тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Чөнки республикабызның киләчәге нәкъ менә шуңа бәйле», - диде Коробченко журналистларга.

Олег Коробченко участокка чәчәк гөлләмәсе тотып килде. Ул аны бүген туган көнен билгеләп үтүче мәктәп директоры Лариса Кузавковага бүләк итте.

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.

«Үсеш партиясе» сайлауларга 12 кандидаттан торган партия исемлеге, шулай ук бермандатлы бер кандидат тәкъдим итте.

Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10