ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөфти: Изге Мөхәррәм аенда Татарстан халкы Дәүләт Советы депутатларын сайлый

8 сентябрь 2019, 12:44 , Фото: dumrt.ru

Мөфти: Изге Мөхәррәм аенда Татарстан халкы Дәүләт Советы депутатларын сайлый Сайлаулар тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам, дип яза Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлауда катнашты. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте. 

"Бүген, изге Мөхәррәм аеның 9-нчы көнендә, Татарстан халкы республиканың Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам", - дип яза мөфти.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10