ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Теләче районында Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова сайлауга беренче булып килгән

8 сентябрь 2019, 12:28 , Фото: tulachi.ru

Теләче районында Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова сайлауга беренче булып килгән Һәрвакыт сайлауга беренчеләрдән йөрүче Гөлбикә ханым быел да, иртәнге якта ук, беренчеләрдән булып үз тавышын бирде.

(Теләче, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ"). Бүген республиканың Теләче районы Үзәк бистәсендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова алтынчы чакрылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда үз тавышын бирде. Ел саен сайлауга беренчеләрдән килүче Гөлбикә ханым быел да, иртәнге якта ук, беренчеләрдән булып үз тавышын бирде.

“Сайлаудан бер елны да калганым юк, ничек инде үзеңнең гражданлык бурычыңны үтәмисең. Сайлаулар бик кирәк. Илләр тыныч булсын. Иң авыр елларда черек бәрәңге, кычыткан ашаган чаклар булды. Бүгенге көнебезгә шөкер итә торган”, – диде 81 яшьлек Гөлбикә апа. 42 ел терлекчелек тармагында эшләгән Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова сайлауларда актив катнашыгыз, дип әйтте.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакрылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10