ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда иртәнге унга 14 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән

8 сентябрь 2019, 12:24 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда иртәнге унга 14 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән Кайбыч районында сайлаучыларның яртысыннан артыгы сайлауда катнашкан.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Сайлау хокукы булган татарстанлыларның 14 проценттан артыгы 10:00 сәгатькә сайлауда катнашкан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Традиция буенча иң активы - авыл районнары. Кайбычта сайлаучыларның 50,5, Апаста 47,8, Әтнәдә 41,2 проценты сайлауда катнашкан.

Бердәм мәгълүмат үзәге модераторы Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, социаль челтәрләр сайлау участокларыннан фотолар белән тулган. "Республикада бәйрәм рухы хөкем сөрә, Киров районында сайлаучылар тулы бер ишегалды белән бергә килгән. Кешеләр үзләренә үзләре бәйрәм оештыра", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10