ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Чаллы табибы сайлау участогына скандинавия йөреше таякларына таянып килде

8 сентябрь 2019, 12:19 , Фото: shahrichalli.ru

Чаллы табибы сайлау участогына скандинавия йөреше таякларына таянып килде "Без физик һәм социаль яктан да актив кешеләр, шуңа күрә сайлауларга гражданлык позициябезне белдерү өчен килдек", - диде Чаллының танылган табибы.

(Чаллы, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар үткәндә Чаллыда танылган табиб, олылар һәм балалар өчен сәламәт яшәү рәвешен танытучы Александр Зотов тавыш бирү участогына спорт киемнәреннән, скандинавия йөреше таякларына таянып килде.

Шушы көннәрдә генә шәһәрдә скандинавия йөреше фестивале узды, анда 500дән артык кеше катнаша.

"Скандинавия йөреше сәламәтлек өчен файдалы. Без физик һәм социаль яктан да актив кешеләр, шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга гражданлык позициябезне белдерү өчен килдек. Чаллы халкын безгә кушылырга киңәш итәм", – диде Александр Зотов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10