ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Балык Бистәсе районында иртәнге унга сайлаучыларның 34 проценты тавыш биргән

8 сентябрь 2019, 11:58 , Фото: rsloboda-rt.ru

Балык Бистәсе районында иртәнге унга сайлаучыларның 34 проценты тавыш биргән Балык Бистәсе поселогында, Анатыш, Олы Елга, Корноухово, Полянка, Котлы Бөкәш авылындә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтә.

(Балык Бистәсе, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Татарстанның Балык Бистәсе районында бүген иртәнге сәгать 10га 7 127 сайлаучы тавыш биргән, бу 34,37 процентны тәшкил итә. Теркәлгән барлык сайлаучыларның саны - 20 796. Балык Бистәсе поселогында, Анатыш, Олы Елга, Корноухово, Полянка, Котлы Бөкәш авылындә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтә. Бу хакта районның Территориаль сайлау комиссиясе җитәкчесе Марат Хәсәнов хәбәр итте.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Балык Бистәсе районында барлыгы 47 сайлау участогы эшли. Алар барысы да иртәнге сәгать 7дә ачылды.

Балык Бистәсе 2нче номерлы мәктәбендә урнашкан 2417 номерлы сайлау участогында иртәнге сәгатьтә сайлаучылар шактый җыелган. Сайлау участогы рәисе Дилюс Гатиятов: “Тәртип бозу очраклары булмады, халык тыныч кына бюллетеньнәр ала да, сайлап китә”, – диде.

“Үзебезнең, балаларыбызның киләчәген кайгыртып гаиләбез белән килдек. Тыныч һәм мул тормышта яшәүне теләп лаеклы депутатлар сайлыйбыз килә”, – дип фикерләре бүлеште Балык Бистәсендә яшәүче Рамилә Хиҗапова.

“Мин киләчәк тормышым өчен битараф түгел. Минем әле тормышым башлана гына. Белемле, җитди, халыкны кайгыртучан, илне дөрес юл белән алып баручы депутатлар сайларга дип килдем”, – дип сүзгә кушылды Рамилә апаның улы Булат.

“Сайлауга һәркем барырга тиеш, дип саныйм. Без үз фикеребезне белдерергә тиеш. Республикада яшәгәч, аның язмышы турында уйламыйча булдыра алмыйбыз. Безнең киләчәгебез депутатларның ничек эшләвенә бәйле. Сайлаулар вакытында һәрбер кешенең тавыш бирүе мөһим. Шуны аңлап килдек тә без бүген” ,– диде Наилә Кәримова.

Сайлау участогына килгән башка сайлаучылар да шул фикердә иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10