ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Әлки районында 95 яшьлек Хазим Фәхретдинов киләсе сайлауны күрергә теләвен әйтте

8 сентябрь 2019, 11:37 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында 95 яшьлек Хазим Фәхретдинов киләсе сайлауны күрергә теләвен әйтте Бөек Ватан сугышы инвалиды сайлауга коляскада барырга теләгән, әмма сайлау участогы әгъзалары ихтирам күрсәтеп, аны өенә килеп сайлатты.

(Әлки, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә республиканың Әлки районы Югары Әлки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды, 95 яшьлек Хазим ага Фәхретдинов өендә тавыш бирде. Сайлауга коляскасында барырга исәбе бар иде, әмма участок сайлау комиссиясе әгъзалары, өлкән яшьтәге ветеранга ихтирам күрсәтеп, аны өенә килеп сайлаттылар.

Хазим ага Фәхретдинов 19 яшендә сугышка киткән булган. Суслонгер лагере михнәтләрен күргән, 1943 елда Украина фронтында барган бәрелешләрдә каты яраланып, бер аягын югалткан фронтовик. Тыныч тормышта да ул “мин сугыш инвалиды” дип тик утырмаган, сәламәт кешеләрдән уздырып колхозда эшләгән, терлекчелек фермасы бригадиры булган. Хазим ага 10 бала атасы да.

95 яшьлек сугыш ветеранының әле дә хәтере әйбәт, зиһене ачык. Ул биш вакыт намазын калдырмый, Коръәнне кулыннан төшерми. Быел авыл көнендә бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар аңа үзйөрешле аккумуляторлы коляска бүләк иткән.

"Сайлауларны без гомергә бәйрәм кебек көтеп алдык, – дип хатирәләре белән уртаклашты ветеран. – Бөек Ватан сугышы елларында бит сайлаулар булмады. Сугыш беткәч 1946 елгы сайлау бик истә калган (СССР Югары Советына сайлаулар). Мин үзем дә берничә мәртәбә авыл советы депутаты булып сайландым".

"Ил башлыкларына Ходай сәламәтлек, зирәклек бирсен. Сугышлар була күрмәсен. Иң кадерлесе – тынычлык. Киләсе сайлауларны да күрергә язсын",– дип озатып калды ул күчмә урна белән килгән сайлау комиссиясе әгъзасы Фәния Минһаҗеваны.

  • 8 сентябрьдә Әлки районында иртәнге сәгать 7дә 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Сайлаучылар исемлекләренә 14 311 кеше кертелгән. Аларның 305е беренче тапкыр тавыш бирә. 719нчы Базарлы Матак сайлау участогы кешеләрне аеруча тантаналы каршылады. Участок урнашкан Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасына яңа уку елына гаҗәеп ремонт ясалды. Участокта беренче булып “Алексеевскдорстрой” район участогы йөртүчесе Рөстәм Галиев тавыш бирде. Беренче сайлаучы буларак, аңа да бүләк тапшырдылар. Сәгать 10га районда инде 3 772 кеше тавыш биреп өлгергән. Бу барлык сайлаучыларның 26,36 проценты дигән сүз.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10