ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанлылар Хәбиб Нурмагомедовның җиңүен папаха киеп бию белән билгеләп үтте

8 сентябрь 2019, 11:29 , Фото: соцсети

Казанлылар Хәбиб Нурмагомедовның җиңүен папаха киеп бию белән билгеләп үтте Нурмагомедов Дастин Порьены җиңеп, җиңел үлчәү авырлыгында чемпион титулын саклап калды.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ). Катнаш көрәш төрләре спортчысы Хәбиб Нурмагомедовның Казандагы фанатлары аның Дастин Порьены җиңүен елга порты каршында папаха киеп бию белән билгеләп үтте. Социаль челтәрләрдә шул хактагы видео чыкты.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, җиңел үлчәү дивизионында вакытлы чемпион Дастин Порье белән алыш 7 сентябрьдә Әбү-Дабида ММА буенча UFC 242 турниры кысаларында узды.

Шул рәвешле, Хәбиб Нурмагомедов 28нче җиңүен яулады һәм җиңел үлчәү авырлыгында чемпион титулын саклап калды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10