ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан мөфтие сайлауларда катнашты

8 сентябрь 2019, 11:19 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие сайлауларда катнашты "Бу сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде", - ди мөфти.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, Мөхәррәм аеның 9 көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә урнашкан 280нче сайлау участогында Камил хәзрәт беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ул тәкъдим ителгән кандидатлардан бер шәхескә үзенең тавышын бирде.

"Бу сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам", - дип билгеләде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10