ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Теләчедә мәктәп укучылары сайлау көнне ярминкә оештырган

8 сентябрь 2019, 11:11 , Фото: tulachi.ru

Теләчедә мәктәп укучылары сайлау көнне ярминкә оештырган Сайлауга килүчеләр мәктәп янында уза торган ярминкәдән үзләренә кирәк әйберләрне дә сатып ала.

(Теләче, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ"). Сайлаулар көнендә Теләче урта мәктәбе укучылары ярминкә оештырды. Сайлауга килүчеләр мәктәп янында уза торган ярминкәдән үзләренә кирәк әйберләрне дә сатып ала. Биредә җиләк-җимеш, камыр ризыклары барысы да бар.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау үтә.

Бүген иртәнге җиде тулуга районның барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Теләче районында барлыгы 27 сайлау участостогы эшли, 10 845 сайлау яшендәге кеше исәпләнә.

Сайлаулар оешкан рәвештә, тыныч уза. “Сайлаучылар бик теләп киләләр, бигрәк тә студентлар, район оешмаларында эшләүчеләр актив. Аеруча көннең беренче яртысында килүчеләр күп. Район буенча 50дән артык кеше өйдә сайларга теләк белдерде", - диде Теләче районы Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рафаэль Яруллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10