ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Ләйлә Фазлыева: Әгәр дә ышанмыйсың икән кил дә - тавыш бир

8 сентябрь 2019, 11:15

ТР Премьер-министры урынбасары сайлауларның нәтиҗәләренә ышанмаучыларны тавыш бирергә чакырды.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын сайлауларга барырга һәм гражданлык позициясен күрсәтергә өндәде. Бу хакта ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшли торган мәгълүмат үзәгендә фикерен җиткерде.

Журналистлар урынбасарга: “Сайлауларга барудан мәгънә юк, анда инде барысы да сайланылган, диючеләргә ни дияр идегез?”, дигән сорау бирде.

“Чынлыкта без сайлыйбыз: ышаныргамы, ышанмаскамы, катнашыргамы, юкмы. Әгәр дә ышанмыйсың икән кил дә - тавыш бир. Синең бюллетенеңне берәү дә тартып алмый. Син үзеңнең гражданлык җаваплылыгыңны күрсәт”, - дип җавап бирде Ләйлә Фазлыева сайлауларга барырга өндәп. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10