ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Гашүрә көне җитү уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

8 сентябрь 2019, 11:09 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Татарстан мөфтие Гашүрә көне җитү уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты 9 сентябрьдә мөселманнар Гашүрә көнен билгеләп үтә.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Гашүрә (Гашура) көне җитү уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты.

"Бүген, кояш офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аеның унынчы һәм иң мөбарәк көне керә", - диелә мөрәҗәгатьтә. Камил Сәмигуллин Гашүрә көнен мөселманнар гына түгел, яһүдиләр һәм христианнар да олылавын әйтә.

"Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр, бәла-казаларны җиңеп, үлемнән котылган. Пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәлам уттан, пәйгамбәребез Юныс галәйһиссәлам – кит карыныннан котылган, пәйгамбәребез Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, пәйгамбәребез Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан.

Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә, Муса галәйһиссәламнең ихлас догасын кабул итеп, үзенә һәм үзе артыннан Мисырдагы коллыктан качып киткән Исраиль улларын, диңгездә коры юллар ачып, фиргавеннән коткара. Аларны куалап килгән фиргавен һәм аның гаскәре исә су астында калып каплана", - диелә мөрәҗәгатьтә.

"Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә күченгәч, яһүдиләрнең бу көн уңаеннан Муса галәйһисәламнән үрнәк алып ураза тотканын күрүе турында сөйләнә. Шуннан соң ул да бу көндә ураза тотарга өнди.

Ураза тоту Гашүрә көнендә мөселман кешесе башкара алырдай иң күркәм һәм Сөннәт гамәл булып тора. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк", - диелә мөрәҗәгатьтә.

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага! (Габдулла Тукай) Әгәр дә миннән аэропортны кем исеме белән атар идегез дип сорасалар, мин ике дә уйламый Тукай дип җавап бирер идем. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын да, атаклы авиаконструктор Туполевның эшчәнлеген дә һич бәяләп бетереп булмас иде, әмма Тукай - ул безнең Пушкиныбыз, татар яңарышы символы, мәгърифәткә һәм сәләткә ия булуның ачык мисалы, үз халкыңны ихластан ярату үрнәге, милләт горурлыгы. Минем өчен аның иҗаты Коръән мотивлары белән якын: Тукай шигырьләре Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән бирелү һәм ышану белән сугарылган. Үзенең әсәрләре аша ул кешеләрне иманга, Раббыбызга, догага чакыра. Шуңа күрә аны вәгазьче дип атап та булыр иде. Аның исеме белән дөньядагы тагын кайсы аэропортын атап булыр иде соң?.. Шуңа күрә, бары Тукай гына...

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10