ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Чаллы халкы сайлау көнне "Безнең ишегалды" программасы сораштыруында катнаша

8 сентябрь 2019, 10:49

Чаллы халкы сайлау көнне “Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыру буенча оештырылган сораштыруда катнашу өчен сайлау участогында махсус анкета тутырырга кирәк.

(Чаллы, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Бүген Татарстанның Чаллы шәһәрендәге сайлау участокларында “Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыру өчен оештырылган сораштыруда да катнашырга була. Моның өчен нибары махсус анкета тутырып белгечләргә тапшырып калдырырга кирәк.

  • 8 сентябрьдә, Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза.

Шулай ук бүген Чаллыда укучыларның Шәһәр советына да сайлаулар үтә. Һәр мәктәптән балалар үзләре арасыннан спикерлар сайлыйлар.

Шәһәрдә 173 сайлау участогы эшли. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 390 меңнән артык кеше кертелгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, сайлаучыларга ике бюллетень бирелә. Аларның берсе сәяси партияләргә тавыш бирү өчен каралаган булса, икенчесе - бермандатлы сайлау округларыннан депутаталар сайлау өчен.

Участокларда 600дән артык хокук сакчысы җәмәгать тәртибен саклый һәм 547 күзәтүче эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10