ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Песошин финанс тармагында эшләүчеләрне Финанс хезмәткәрләре көне белән котлады

8 сентябрь 2019, 10:47 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Песошин финанс тармагында эшләүчеләрне Финанс хезмәткәрләре көне белән котлады Хәзерге шартларда финанс системасы җәмгыять тормышында мөһим роль уйный, дип искәртте ТР Премьер-министры.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс тармагында эшләүчеләрне һәм ветераннарны Финанс хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге шартларда финанс системасы җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Икътисадның барлык тармакларының тотрыклы үсеше, социаль әһәмияткә ия программаларның гамәлгә ашырылуы, гражданнарның тормыш шартларын күтәрү аның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле», - диде Песошин.

Алексей Песошин финанс тармагына катнашы булган һәркемгә тырыш хезмәте, үз эшен намус белән башкарганы өчен рәхмәт белдерде.

«Эшегездә бай тәҗрибә, югары һөнәри осталык, эшкә җаваплы мөнәсәбәт, намуслылык, тугрылык, гаделлек һәм төгәллек даими юлдашыгыз булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә яхшы кәеф, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар теләп калам. Бәйрәм белән сезне! Финанс хезмәткәрләре көне белән!» - диде Татарстан Премьер-министры.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10