ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Әгерҗе районында иң өлкән яшьтәге сайлаучы - 99 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны

8 сентябрь 2019, 10:36 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе районында иң өлкән яшьтәге сайлаучы - 99 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны 8 сентябьдә Әгерҗе районындагы 49 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.

(Әгерҗе, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районында иң өлкән яшьтәге сайлаучыга 99 яшь, ул – Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Титова.

  • 8 сентябрьдә - Бердәм сайлау көнендә - Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар һәм җирле үзидарә органнарына сайлау уза.

Район сайлау участокларында иң беренче үз тавышларын бирүчеләргә сайлау комиссиясе рәисләре тантаналы төстә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 3нче мәктәптә урнашкан 468нче сайлау участогына иң беренче булып Тәлгать ага Гомәров килде. 72 яшьлек тимерьюлчы ветеран һәр сайлауда актив катнаша.

"Мин Әгерҗедә соңгы елларда иң матур микрорайон булып калкып чыккан Октябрьский урамында яшим. Йортлар матур, юллар яхшы, урамнар якты. Без – өлкәннәргә тагын ни кирәк?! Шәһәребезнең елдан-ел төзекләнүенә бик сөенәм, шуңа күрә сайлауларда да бик теләп катнашам", – диде Тәлгать абый.

Шушы ук сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш биргән Люция Короткова районда үсеп килүче буын өчен дә шартлар зур булуын әйтте. "Ирем белән яшәү өчен Әгерҗене сайлавыбызга һич тә үкенмибез. Өч бала тәрбиялибез. Алар төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнә, сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр артканнан-арта бара", – диде Люция.

Районында сайлау көнендә ярминкәләр гөрли. Анда авыл уңганнары ит, яшелчә, ашлык, сөт һәм сөт ризыклары, бал, агач үсентеләре белән сәүдә итәләр. Сайлау участокларында тавыш бирүчеләр өчен милли ризыклар белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылган. Алар лотерея уенында катнаша ала. Отучылар “Олимп“ спорт комплексы, Боз сарае, район тарихы музее, “Авангард“ кинотетрына керү билетларга ия булачак.

Әгерҗе районындагы сайлау участокларының 33е – авыл җирлекләрендә, 16сы шәһәрдә урнашкан. Бердәм тавыш бирү көнендә участокларга 24 700дән артык район кешесен көтәләр. 357 яшь егет һәм кыз беренче тапкыр тавыш бирә.

  • Районда иң аз сайлаучы – 484нче санлы Сокман сайлау участогында. Биредә 116 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Район үзәгеннән иң ерак участок – 507нче санлы Девятерня сайлау участогы. Ул район үзәгеннән 125 чакрым ераклыкта урнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10