ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

«Россия коммунистлары» партиясенең ТР бүлеге лидеры сайлауга гаиләсе белән килде

8 сентябрь 2019, 10:24 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

«Россия коммунистлары» партиясенең ТР бүлеге лидеры сайлауга гаиләсе белән килде Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «Россия коммунистлары» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге лидеры Альфред Вәлиев сайлау участогына тавыш бирергә бөтен гаиләсе белән килде. Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды.

«Мин сайлауга бөтен гаиләм белән килдем, хәтта оныкны да үзебез белән алдык. Татарстанда барлык гражданнар сайлау участокларына килеп, республикада тотрыклылык хөкем сөрүе, аның чәчәк атуы, һәрвакыт эш булуы, терактларның кабатланмавы өчен тавыш бирергә тиеш», - диде Альфред Вәлиев.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10