ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Әтнә районында ике йөзгә якын егет һәм кыз беренче тапкыр сайлауга бара

8 сентябрь 2019, 10:21 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнә районында ике йөзгә якын егет һәм кыз беренче тапкыр сайлауга бара Районда барлыгы 10 100 сайлаучы теркәлгән.

(Әтнә, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Татарстанның Әтнә районында бүгенге сайлауда 189 егет һәм кыз беренче тапкыр тавыш бирүдә катнаша. Районда барлыгы 10 100 сайлаучы теркәлгән.

  • 8 сентябрьдә - Бердәм сайлау көнендә - Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар һәм җирле үзидарә органнарына сайлау уза.

Әтнә районында иртәнге сәгать 7дән барлык 24 сайлау участогы да эшли башлады. Иртәдән халык сайлау участокларына ташкын булып агыла. Участок ишекләре кичке 8гә кадәр ачык булачак.

"60 елдан артык инде сайлаулар да катнашам. Хастаханәдә яткан вакытта да сайлауда катнашып, үз тавышымны биргән идем. Бүген дә менә иртәдән үз сайлау участогыма килдем. Сайлауларда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм", – дип үз фикерләре белән уртаклашы 78 яшьлек Рита Садыйкова.

Районда үзәктән иң ерак авылларның берсе – Югары Сәрдә. Ә иң күп теркәлгән сайлаучылар - Олы Әтнә авылында: биредә ике сайлау участогында да электрон сайлау комплекслары эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10