ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Лениногорскида җирле үзидарә органнары депутатларын да сайлыйлар

8 сентябрь 2019, 10:18

Районда 47 меңнән артыграк шәһәр кешесе һәм авылдан 16 мең сайлаучы теркәлгән.

(Лениногорск, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Лениногорскида бүген шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бергә, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уза. Лениногорск муниципаль районында алар алты участокта 7 округ буенча үтә. 

Лениногорскида иртәнге 7.00 сәгатьтә тавыш бирү участоклары ачылды. Районнда – 57 тавыш бирү участогы, аларның икесе гражданнарның вакытлыча булу урынында, шәһәрдә – 24, районда – 33 участок.

Районда 47 меңнән артыграк шәһәр кешесе һәм авылдан 16 мең сайлаучы теркәлгән. Беренче тапкыр сайлаучыларга бүләкләр тапшырыла.

Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Участокларда иртәдән үк җанлылык сизелә. Шәһәрнең 1795нче номерлы сайлау участогында пешкән камыр ризыклары, самавырда кайнатылган чәй белән каршы алалар.

Сайлауга килүче лениногорскилы Рәдиф Вәлиев бары яхшы өметләр белән генә сайлауга килдем, ди. Ул үзе нефть предприятиесендә эшли. "Сайлаулардан калган юк. Бу – безнең гражданлык бурычы. Иртүк килдем, чөнки эш белән башка шәһәргә барасым бар иде", – ди ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10