ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

ЛДПРның Татарстан бүлеге вәкиле татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәтен белдерде

8 сентябрь 2019, 10:10

ЛДПРдан ТР Дәүләт Советына сайлауларда 40 кандидат ярышачак.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ЛДПРның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Марсель Габдрахманов Татарстанда ана телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр күп булуын билгеләп үтте. Бу хакта ул бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендәге мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашу хакында белдерде.

“Мин үзем Казан малае, миңа татарча сөйләшергә авыррак. Без укыганда факультатив кына иде. Хәзер татар телен рәхәтләнеп өйрәнергә була. Әгәр дә минем татарча сөйләшәсем килә икән, мин сөйләшәм”, - ди Марсель Габдрахманов.

Билгеле булганча, ЛДПРдан ТР Дәүләт Советына сайлауларда 40 кандидат катнашачак. Гомумән алганда исә закон чыгару органындагы урыннар өчен 430 кандидат дәгъва кыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10