ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яшел Үзәндә район башлыгы иң беренчеләрдән булып сайлады

8 сентябрь 2019, 10:00

Сайлаулар – һәрвакытта да мөһим вакыйга һәм бик зур җаваплылык, ди Александр Тыгин.

(Яшел Үзән, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзән мэры Александр Тыгин үзе яшәгән Васильево бистәсендәге Ветераннар йортында урнашкан сайлау участогында иң беренчеләрдән булып, гаиләсе белән килеп тавыш бирде.

"Сайлаулар – һәрвакытта да мөһим вакыйга һәм бик зур җаваплылык. Шуңа күрә, барлык райондашларның сайлау участокларына килеп, үз тавышларын бирүләренә өметләнәм. Бездә актив, алдынгы карашлы, тормышта үз позицияләре булган һәм киләчәккә битараф булмаган халык яши", - диде Тыгин.

Район башлыгы Яшел Үзән халкы сынатмас, дөрес адым ясар дигән өмет белдерде. "Барчабызга да ял көннәребезнең күтәренке кәеф белән, бәйрәм рухында узуын телим",–диде район башлыгы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10