ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Хафиз Миргалимов Чаллыда "Мобиль сайлаучы" механизмы ярдәмендә тавыш бирә

8 сентябрь 2019, 09:49

"Аның нәрсә һәм ничек эшләвен белергә кирәк бит инде", - ди КПРФның Татарстандагы җитәкчесе.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). КПРФ сәяси партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов “Мобиль сайлаучы” мехзанизмын сынау максатыннан, Яр Чаллы шәһәрендә тавыш бирергә ниятләгән. Бу хакта ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында урнашкан мәгълүмат үзәгендә белдерде.

“Мин Яр Чаллыда “Мобиль сайлаучы” механизмы ярдәмендә тавыш бирәчәкмен. Аның нәрсә һәм ничек эшләвен белергә кирәк бит инде”, - диде ул.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

  • 100 депутат мандатына 430 үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва кыла.
  • Депутатлыкка кандидатларның күбесе - «Бердәм Россия» (55 кеше) партиясеннән. «Гадел Россия» - 44, ЛДПР – 40, КПРФ 30, Үсеш партиясе – 12, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 10, «Россия коммунистлары» партиясе шуның кадәр кандидат тәкъдим итте. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10