ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яшел Үзәндә сайлаучылар ишегалларын төзекләндерүгә карата да фикер белдерә ала

8 сентябрь 2019, 09:46

Яшел Үзәндә сайлаучылар ишегалларын төзекләндерүгә карата да фикер белдерә ала Васильево бистәсендәге Павловлар программага карата фикер белдерү өчен сайлау участогына балаларын да алып килгән.

(Яшел Үзән, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә сайлаучылар сайлау участогында ике төрле тавыш бирә ала. Берсе - Дәүләт Советына кандидатка, икенчесе - Президентның ишегалларын төзекләндерү программасына фикерләр.

Күп балалы Юлия һәм Сергей Павловлар өч кызларын да сайлау участогына алып килгән.

"Безнең беркайчан да сайлауларга бармый калганыбыз юк. Күп балалы гаилә буларак, яхшы киләчәк һәм аны булдыруда кемнәр үз өлешен кертәчәге безнең өчен бик тә мөһим. Аннан, бу бер тәрбия чарасы да булып тора, балалар кечкенәдән үк гражданлык позицияләрен, хокуклары барлыгын белеп үсәргә тиеш", - ди гаилә башлыгы. 

Сергей Павлов фикеренчә, Президентның ишегалларын төзекләндерү программасына карата балалары да фикерләрен белдерәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10