ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлеләр сайлау көнендә транспортта бушлай йөри ала

8 сентябрь 2019, 09:39

Һәрбер сайлау участогында «Сәламәтлек» акциясе уза.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәтлеләр сайлау көнендә транспортта бушлай йөри ала. Әлмәт шәһәрендә - 62, районда 54 сайлау участогы эшли.

Мәгълүм булганча, ТР Дәүләт Советындагы 100 депутатлык мандатын 8 сәяси партиядән һәм үз-үзләрен күрсәткән 430 кандидат дәгъвалый.

Әлмәт сайлаучыларын участокларда күңелле мизгелләр каршылый. Яшел төстәге #ЛюбимыйАльметьевск #ЯвыбираюСчастье беләзекләренә ия булучыларга шәһәрдә ташламалар да каралган. Аның белән музей, картиналар галереясына бушлай керергә була. Җәмәгать транспортында баручылар бу мөмкинлектән файдалана башлаган инде. 5нче автобусның бер маршрутында эшләүче кондуктор әйтүенчә, тавыш бирү башланганга бер сәгать кенә узса да, инде 100дән артык кеше беләзек күрсәтеп, бушлай йөри алган.

Һәрбер сайлау участогында «Сәламәтлек» акциясе җәелдерелгән. Кайберләрендә зурларга вакцина ясау уздырыла, икенчеләрендә стоматологлар профилактик күзәтү үткәрә. Кан басымыңны, гәүдә авырлыгының индексын да белә аласың. Мәсәлән, 792нче сайлау участогында холестерин белән кандагы шикәрне үлчиләр, 814нче сайлау участогында беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләргә кан группасын ачыкларга тәкъдим итәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10