ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 18 меңгә якын күзәтүче эшли

8 сентябрь 2019, 09:41 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 18 меңгә якын күзәтүче эшли Кайбер участокларда бер үк вакытта 25кә якын күзәтүче һәм киңәш хокукына ия комиссия әгъзалары эшләячәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 18 меңгә якын күзәтүче эшли. Бүген, 8 сентябрьдә, республика халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов матбугат конференциясе вакытында шундый мәгълүматлар китерде.

«Сайлауда 18 меңгә якын күзәтүче, 470кә якын аккредитацияләнгән журналист эшли. Күргәнегезчә, бу бик зур саннар», - диде Шаһиәхмәтов.

Сайлау участокларында күзәтүчеләр дә, киңәш хокукына ия комиссия әгъзалары да, шулай ук гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә эшләргә мөмкин, дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

  • Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Алар катнаш системада оештырылган. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат яки үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Тавыш бирү иртәнге 7дә башланды һәм кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10