ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Сарманның мактаулы гражданины иң беренчеләрдән булып сайлады

8 сентябрь 2019, 09:29

Язучы Дамир Гарифуллин участок хезмәткәрләренә, сайлаучыларга китапларын бүләк итте.

(Сарман, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Сарман районының почетлы гражданины, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, язучы, шагыйрь Дамир Гарифуллин 2531 нче сайлау участогында иң беренче булып тавыш бирде.

Ул сайлауларга буш кул белән килмәгән – участок хезмәткәрләренә, сайлаучыларга китапларын бүләк итте. Беренче сайлаучы буларак, үзе дә истәлекле бүләккә ия булды.

"Сайлауларда һәрвакыт катнашам. Ул безгә күңелле, матур тормыш кору өчен кирәк. Сайлау кәгазьләренең ике– рус һәм татар телләрендә булуы да бик уңай",– диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10