ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөслимдә биш участокта электрон тавыш бирү оештырылган

8 сентябрь 2019, 09:26

Тавыш бирү башланыр алдыннан участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Фазлыева тавыш бирү, сайлаучылар өчен бар уңайлыклар да тудырылуын әйтте.

(Мөслим, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Мөслимдә 5 участокта тавыш бирү электрон формада уза.

Мөслимнең район үзәгендә урнашкан – 5, авыл җирлекләре территорияләрендә 25 участок сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаучыларны кабул итә.

Бүген шулай ук Мөслим районындагы алты авыл җирлегенең унбер бер мандатлы округында авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза. 

7.00 сәгатьтә сайлау участоклары ишекләрен ачты. 1986 нчы санлы сайлау участогында бу вакытка беренче булып тавыш бирергә теләүчеләр килде. Тавыш бирү башланыр алдыннан участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Фазлыева тавыш бирү, сайлаучылар өчен бар уңайлыклар да тудырылуын әйтте.

Сайлаулар башлану вакытына 1986 сайлау участогында 1193 сайлаучы теркәлгән иде. Бу минутларда 100 гә якын сайлаучы тавыш бирде. Сайлаучыларның килүе активлаша бара.

Сайлау участокларында дәртле музыка яңгырый, чәй өстәлләре әзерләнгән. Һәр участокта район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү тора. Күзәтүчеләр эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10