ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

"Гадел Россия" партиясе Дәүләт Советында мөмкин кадәр күбрәк урыннарга өметләнә

8 сентябрь 2019, 09:28 , Фото: Салават Камалетдинов

2014 елдагы сайлаулардан соң Дәүләт Советында "Гадел Россия" фракциясе оештыру бурычы куелган иде.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Гадел Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Татарстан Дәүләт Советында мөмкин кадәр күбрәк урыннар алырга өметләнә. Бу хакта бүген Татарстанда бердәм сайлауларны яктырта торган мәгълүмат үзәгендә Казан шәһәре Думасы депутаты, “Гадел Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рушания Бильгильдеева белдерде.

“Әйдәгез без ресурсларыбызга реаль карыйк. 2014 елдан соң Дәүләт Советында фракция оештыру бурычы куелган иде. Бу кимендә 3 кеше. Безнең бер мандатлы округларда бик актив кандидатлар бар”, - диде партия вәкиле.

“Сайлау участокларнында Казанда гына да меңнән артык кеше (күзәтүчеләр ТИ.) эшли. Үзең эшләгәндә тынычрак. Ә кеше эшләгәндә, алар безнең тавышларны ничек санавы бик мөһим. Кандидатлар тарафыннан бик зур эш башкарылды. Без һәр йортка, һәр ишек алдына барып җитәргә тырыштык”, - ди Рушания Бильгильдеева.

Ул Казанның 115 нче номерлы мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирәчәген дә әйтте.

  • Бүген Татарстанда Дәүләт Советына һәм Җирле үзидарә советларына депутатларны сайлана. Республиканың иң югары закон чыгару органына - 100 депутат, ә Җирле үзидарә органнарына 198 депутат сайланачак.
  • Сайлау участокларына иртәнге 7 дән кичке 8 гә кадәр килеп, тавыш бирергә мөмкин.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10