ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арчада сайлауга беренче булып килгән Мәрьям Галәветдиновага бүләк тапшырдылар

8 сентябрь 2019, 09:15

Арчада сайлауга беренче булып килгән Мәрьям Галәветдиновага бүләк тапшырдылар Сайлау участогына олы яшьтәге Мәрьям Галәветдинова килде.

(Арча, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчада беренче тапкыр сайлаучы ун кешегә бүләкләр тапшырылды. Сайлау участогына иң беренче булып олы яшьтәге Мәрьям Галәветдинова килде. 

"Мин һәр сайлау, тавыш бирү вакытында беренче булып киләм. Шулай гадәтләнгән инде", – ди ул.

Хәзер ул күп фатирлы йортта яши. Әмма барыбер йоклап ятуны белми Мәрьям апа, дип яза "Арча хәбәрләре".

"Илләр тыныч булсын, сугышлар булмасын. Башкасы мөһим түгел", – диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10