ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда сайлауларны йөздән артык журналист яктыртачак

8 сентябрь 2019, 08:49 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда сайлауларны йөздән артык журналист яктыртачак Сайлауларны яктырту өчен Татарстанның һәм федераль мәгълүмат чараларының 151 журналисты аккредитация узган.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Бердәм сайлау көнендә Дәүләт Советына сайлауларны йөздән артык журналист яктыртачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмат үзәгендә билгеле булды.

Сайлауларны яктырту өчен 151 журналист аккредитация узган. Алар арасында Татарстанның барлык мәгълүмат чаралары гына түгел, ә федераль мәгълүмат чаралары да бар.

  • Бүген Татарстанда һәм Россиядә бердәм сайлау көне уза. Республика халкы төбәкнең иң югары закон чыгару органына депутатларны сайлаяак. Шулай ук бүген Татарстандагы Җирле үзидарә советларына да депутат сайлау күздә тотыла. Дәүләт Советына сайлауларга барлыгы 430 кандидат теркәлгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10