ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә Дәүләт Советына сайлау белән бергә җирле үзидарә депутатлары да сайлана

8 сентябрь 2019, 08:42

Бүген Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшли.

(Әлмәт, 8 сентябрь, "Татар-информ").  Әлмәттә 4 участокта җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. Барлык республикадагы кебек үк, иртәнге 7 дә әлмәтлеләр бердәм булып сайлау участокларына килде һәм тавыш бирә башлады. 

Сайлауларда тавыш бирү хокукына 111 мең әлмәтле ия.

Бүген Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшли.

 

Медсанчастьта һәм үзәк район шифаханәсендә дәваланучылар өчен дә участоклар ачылды. 

Бүген сайлау участокларына килеп тавыш биргән һәр әлмәтле яшел беләзеккә ия булачак. Алар белән ягулык станцияләренә, мунчага, ял итү урыннарына, спорт комплексларына, кафе-рестораннарга, паркларда гироскутер һәм машиналарны прокатка алу, туңдырма сатып алуга, кибетләргә, шәһәр паркындагы аттракционнарга ташламалар каралган. Беләзекләр җәмәгать транспортларында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Нефтьчеләр мәйданында бүген Гастрономия фестивале дә узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10